+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 июнь 2017, 06:36

Уфа депутатлары елына йөзәр миллион сум эшли

Уфа шәһәр советы сайтында депутатларның былтыргы керемнәре турында мәгълүмат урнаштырылган. Рейтингны халык хезмәтчеләренең иң бае, “Русия патриотлары” партиясе әгъзасы Артур Хаҗигалиев җитәкли — ел дәвамында бизнесмен 100 миллион сум тирәсе акча эшләгән.

Гаилә керемнәрен бергә кушып исәпләгәндә исә беренчелек Уфа шәһәре ипотека кредитлавы агентлыгының генеральный директоры Кирилл Бадиковта. Узган ел ул хатыны белән 152 миллион сум акча эшләгән.

Иң байлар арасында "СМУ-6" төзелеш компаниясенең милектәше Андрей Носков (77 миллион сум) та бар. Рәсми декларациясендә ул 27 җир участогы (шул исәптән Черногориядә), ике торак йорт, дүрт фатир, 23 машина кую урыны, 42 торак булмаган бина һәм башкаларны күрсәткән. Кыскасы, былтыр Уфа шәһәр советы депутатының уртача кереме 12,59 миллион сум тәшкил иткән.
Читайте нас