+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 июнь 2017, 16:11

Кызы әтисен үлгәнче кыйнаган

Республика авылларының берсендә коточкыч хәл булган: кызы әтисен үтергәнче кыйнап, гәүдәсен бакчага күмеп куйган.

Благовар районының Агарды авылына әлеге гаилә: урта яшьләрдәге ханым, аның белән яшәүче ир, балалары һәм пенсионер әтисе көз көне күчеп килә. Ләкин бераздан карт хәбәрсез югала һәм хатын полициягә гариза тапшыра. Ләкин чынында ни булганын беркем күз алдына да китерә алмый.

Баксаң, былтыр октябрьдә ханым өйдә әтисе белән кәеф-сафа корган. Бераздан шешәдәшләр арасында ни сәбәпледер гауга чыккан, һәм ярсыган хатын пенсионерга йодрыклары белән ташланган. Әтисе тын алмый башлагач кына ни майтарганын аңлаган җаһил, бакчага чокыр казып, мәетне шунда күмеп куйган.

Әлеге вакытта ул кулга алынган, балалар опека органнарына тапшырылган.
Читайте нас: