Янгын кагыйдәләре үтәлүен төбәктә 272 төркем күзәтә, аның составына муниципалитетлар вәкилләре дә кергән. Беренче тапкыр закон бозучы язма кисәтү белән котыла ала, ләкин Административ кодекс ике-өч мең сум штрафны да күздә тота.
Шуны исегездә тотыгыз: янгынга каршы кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә шашлык пешерергә ярый. Аны күмердә, ябык мангалда, корылмалардан ким дигәндә биш метр читтәрәк әзерләргә кирәк. Махсус янгынга каршы чор кертелгәндә, штраф күләме ике тапкырга арта.
Ел башыннан инспекторлар йорт яны участокларында учак тергезгән өчен 300 протокол төзегән дә инде.