+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 июнь 2017, 07:14

\"Башнефть\"тән 31 миллиард сум көтәбез

Башкортстан 2,5 ел эчендә “Башнефть”тән, салымнарны исәпләмичә, 31 миллиард сум акча алырга ниятли.

— Бу суммага 2015 ел өчен — 5 миллиард сум, 2016-17 еллар өчен 7шәр миллиард сум дивиденд, шулай ук ел саен алынган 4әр миллиард сум хәйрия взнослары керә. Шуның 2,5 миллиард сумы — спортка, 1,5 миллиарды нефть чыгарылган төбәкләрдә мәктәпләр, дәваханәләр, юллар төзүгә юнәлтеләчәк, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Эхо Москвы” радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктовка биргән интервьюсында.

Шунысы да билгеле, “Башнефть” 2020 ел ахырына кадәр скважиналар бораулау өчен подрядчыны билгеләүгә тендер игълан иткән. Башкортстан территориясендә урнашкан 340 скважина турында сүз бара. Лотның башлангыч бәясе - 18,366 миллиард сум.

Бораулау эшләре агымдагы елда башланырга тиеш. Тендерда катнашуга заявкалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. Аукционга 28 сентябрьдә йомгак ясалачак.
Читайте нас