“Туган җиреңне һәм варисларыңны онытма!” девизы белән оештырылган бәйрәм кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Иглин районы хакимияте башлыгы Гафуан Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.
Һәйкәлгә акчаны авыл белән җыйганнар. Район хакимияте дә ярдәм иткән. Шәрифуллиннар гаиләсе аеруча зур көч салган.
Шулай ук, бәйрәмдә Төлкетамак һәм Төлкетүбә авыллары тарихын үз эченә алган китапның исем туе да оештырылган.