Дөрес, әлеге вакытта Казан шәһәрендә укыган Азалия анда Дагыстан Республикасы исеменнән чыгыш ясады. Әмма, шулай булса да, без аның өчен шат.
"Дөнья энҗесе" - ел саен үткәрелә торган конкурс, анда төрле илләрдән студентлар катнаша. Быел Азалиягә Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Һиндстан, Төрекмәнстан, Вьетнам, Таҗикстан, Әрмәнстан, Бенин, Камерун, Польшадан - барлыгы 30 илдән килгән студентлар белән осталыкта, зирәклектә көч сынашырга туры килде.