Октябрьский нефтьчеләре бай хезмәт юлы үтеп, республика һәм СССР күләмендә танылу алды. Хәзерге чорда да шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге һөнәри яктан нефтьчеләр санала, Русия күләмендә нефть яткылыкларын үзләштерүдә катнаша. Һәр гаиләнең дип әйтерлек эшчәнлеге нефть һәм газ сәнәгате белән бәйле.
Шул ук вакытта, нефтьчеләрнең фидәкарь хезмәте шәһәр дәрәҗәсендә лаеклы билгеләнсә дә, әлегә бу һөнәр ияләренә һәйкәл куелмаган. Шәһәрнең Хәйрия советы утырышында әлеге мәсьәлә күтәрелде һәм нефтьчеләргә һәйкәл кую турында карар кабул ителде.
Әлегә аның исеме шартлы рәвештә “Шәһәр нефтьчеләренең хезмәт батырлыгына багышлана” дип алынган. Һәйкәлне “Нефтьче” ял паркында урнаштыру күздә тотыла.