+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 июнь 2017, 06:30

Автобус белән таныклыксыз идарә иткән

Уфада "Һалле тукталышы"нда ЮХХДИ инспекторы кагыйдә бозган “Газель” микроавтобусын туктаткан. Тикшерү нәтиҗәсендә, водительнең быел язын эчкән килеш руль артына утырганы өчен таныклыгын алдырганлыгы ачыкланган.

280нче маршрут водителе, суд карарын санга сукмыйча, автобуста пассажир ташуын дәвам иткән. Хәзер аңа 30 мең сум штраф, яки 15 тәүлеккә иркеннән мәхрүм ителү яный. Шулай ук, 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә дә җибәрергә мөмкиннәр.

Көн саен үрчегән, хәвеф-хәтәр тудырган микроавтобус водительләре дорфалыклары белән аерылып тора. Аларның кайберләренең таныклыгы да юк икән. Пассажирларга һәр водительдән "права" таләп итүдән башка чара калмый.
Читайте нас