+18 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2017, 12:58

Банкоматта... 17 мең сум тапкан

Берничә көн элек Нефтекамада гаҗәеп хәл булган: бер егет банкоматтан акча алырга килгән һәм аның лотогында 17 мең сум акча тапкан.

Ул югалып калмый, акчаны полициягә илтеп бирә. Бераздан аның хуҗасы да табыла. 42 яшьлек хатын банкоматка акча салырга килгән була. Автомат купюраларны алуын ала, ләкин алар тиешле урынга барып җитми, кире дә чыкмый. Аптыраган ханым финанс учреждениесе белән бәйләнешкә кереп, кайтып китә. Ул китү белән банкомат акчаны кире чыгара.

Акча хуҗасына тапшырылган. Аны табучыга зур рәхмәт күндерелгән.
Читайте нас: