-28 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2017, 18:56

Башкортстан телевидениесенең беренче дикторы Рәсимә Кәримова вафат

Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, Башкортстан телевидениесенең беренче дикторы Рәсимә Кәримова вафат булды.

Рәсимә Сәгыйть кызы БДУның филология факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын журналистика өлкәсендә башлап җибәрә. Үзе сайлаган һөнәргә тугры калып, телевидение һәм радиода 30 ел хезмәт итә. Тамашачылар хәтерендә Рәсимә Кәримова үзенчәлекле, кабатланмас тавышы, сөйкемле һәм нурлы йөзе белән кереп калачак.
Читайте нас в