+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 июнь 2017, 10:54

Эт өчен гомер дә жәл түгел

Дүрт аяклы дусларарыбызның тугрылыгы, хуҗалары өчен гомерләрен фида кылулары турында күп ишетергә туры килә. Шул ук вакытта, хуҗалары да яраткан йорт хайваннарына җавапсыз калмый икән.

Вакыйга АКШның Аризона штаты Финикс шәһәрендә була.

62 яшьлек Майкл Сибург ихатасында бассейн тазартканда, корылмалар арасында еланны шәйләп кала. Ул арада чакырылмаган кунак янына кызыксынучан эт тә йөгереп килә. Елан аңа ташлана. Майкл кулын куеп өлгерә, шулай итеп дүрт аяклы дустын үлемнән саклап кала.

Елан ирне чага. Вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтеп, аның гомерен саклап калалар.

Елан агуы эт өчен үлемечле булыр иде.

Хуҗасының мондый батырлыгы өчен йорт хайванының тугры хезмәт итәчәге һәм бер каракны да кертмәячәге көн кебек ачык.
Читайте нас