Респондентларның 28,6 проценты төбәк сулыклары буенда ял итәчәген белдергән.
21,4 процентын экстремаль ял кызыксындыра.
Туризмга өстенлек бирүчеләр саны елдан-ел арта. Былтыр андыйлар 320 төркем булган, алар арасында 2,5 мең бала. Шундый ук процент чит илдә ял итәчәкләрен әйткән.
14,3 процент дачада ял итүне хуп күрә.
4,8 процент өчен иң яхшысы — диванда кырын ятып, телевизор карау.
Мәдәни ялга килгәндә — музейлар, күргәзмәләр, тарих һәм археологиягә бәйле истәлекле урыннар җавап бирүчеләрнең 2,4 проценты өчен генә кызыклы.
Сораштыруда йөздән артык кеше катнашкан, аларның яртысыннан артыгын Башкортстандагы ял җәлеп итә.