Кичә башкалада яшенләп, буранлап яңгыр яуды. Ул 20 минутка сузылды, кайбер урамнарны су басты. Алда озайлы яллар, ни күреребез?
Кояшны янә сирәк күрәчәкбез, ди синоптиклар. Ул иртәгәсен, көннең беренче яртысында безгә дус булмакчы, әмма кичкә табан, янә холыксызланып, болытлы чаршавын тартып куярга мөмкин. Алай да һава температурасы +21 градуска кадәр җитә әле.
Ә якшәмбе кояшны көтәсе дә юк, ул көне буена болытлар артында булачак, һава температурасы төнлә 16, көндез 18 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә синоптиклар. Ә, шулай да, бәлки алар хаталанадыр? Өметсез - шайтан, ди бит халык.