+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 июнь 2017, 12:25

Кайда син, җәй?

“Узган ялларда 30 градус эссе булды: шимбә – 15, якшәмбе – 15”.Без күмәкләп көтсәк тә, һич башланырга теләмичә, илебезең Себер төбәгендә адашып йөрүче быелгы җәй шундый мәзәк тууга сәбәпче булды.

Ә безгә койма яңгырлар көчле җил дә алып килә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу турыда хәбәр итеп тора. Узган ялларда көчле җил нәтиҗәсендә Уфада агачлар ауган. Сигез очракта алар автомобиль өстенә килеп төшкән. Индустриаль һәм Сельская Богородская урамнары чатындагы светофор да ауган. Бүген транспорт хәрәкәтен икенче аппарат көйли. Агачларның электр линияләренә төшү очраклары да бар, тик чыбыкларның өзелүе күзәтелмәгән.

Башкаланың тиешле хезмәтләре тиз арада давыл нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнә.
Коткару хезмәте һава торышы бозылганда халыкны игътибарлы һәм сак булырга, электр чыбыклары, реклама плакатлары, агачлар, башка конструкцияләр янында тормаска, автомобильләрне аларга якын туктатмаска чакыра, хәвеф чыганагына әверелү ихтимал булган урыннар турында хәбәр итүне үтенә.

Яңгыр яву ихтималы алдагы көннәрдә дә күзәтелә.
Читайте нас