Русиянең 1600 кешесеннән сораштыру үткәреп, “Superjob” тикшеренү үзәге шундый фикергә килгән. Сораштыруда катнашучыларның 70 проценты әлеге идеягә каршы булуын әйткән.
Думага Яңа ел каникулларын эш көне булмаган исемлектән чыгара торган закон проекты кертелгән иде. Документ нигезендә, ике генә ял көне кала: 31 декабрь һәм 1 гыйнвар. Ә алмашка депутатлар 18 мартnf – Кырымның Русия белән кушылу көненlo һәм 7 ноябрьlo – Октябрь революциясе көнендә эшләмәүне тәкъдим итә.
Шулай да, 31 декабрьне өстәмә ял көне итүне күпчелек ватандашларыбыз хуплаган. "Ул көнне барыбер беркем дә эшләми, эшләгән кыяфәт чыгарып кына йөри”, – дигән күбесе.
18 мартны – Кырымның Русия белән кушылу көнен рәсми ял көне итүгә җавап бирүчеләрнең 40 проценты гына риза.
Ә 7 ноябрьне ял көне итеп яңадан кайтаруны 56 процент кеше хуплаган.