+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 июнь 2017, 11:34

Үлем җәзасын көтеп алалмаган

Япониянең Фукуока префектурасындагы төрмәдә үлем җәзасына хөкем ителгән Такешиге Хамада бакыйлыкка күчкән. Илнең иң өлкән төрмәдә утыручысының гәүдәсен сакчы тапкан.

Такешигены тиз арада дәваханәгә алып киткәннәр. Ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.

“Лента.ру” язуынча, Такешиге 1978-80 елларда өч кешене үтергән. Моның өчен аңа үлем җәзасы билгеләнгән булган. 37 ел рәшәткә артында утырып та, хөкемен көтеп алалмаган. Якты дөнья белән 90 яшендә үз үлеме белән хушлашкан.

Японнар табигате белән озын гомерле. Бездә иректә, уңайлы тормышта яшәүче ир-атларның уртача гомер озынлыгы – 67 яшь. Ә менә баеп баручы кояш илендә төрмәдә дә туксанны тутыралар. Моның серен белеп булса иде...
Читайте нас