+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 июнь 2017, 05:50

Дүртөйледә заманча парк булачак!

Туган республикабызда «Заманча шәһәр» өстенлекле проектын тормышка ашыру дәвам итә. Быел әлеге проектта Башкортстанның 23 муниципаль берәмлеге катнаша. Шәһәрне, ял итү урыннарын төзекләндерү өчен агымдагы елда 1 миллиард 32 миллион сум акча бүленгән, шуның 856,64 миллионы – федераль, ә 175,45 миллионы республика казнасыннан.

Күптән түгел Дүртөйле шәһәрендә дә 2017 елда төзекләндерү таләп ителгән урынны билгеләү буенча киңәшмә узды. Халык фикерен өйрәнгәч, А.Матросов исемендәге паркны төзекләндерү кирәк дигән уртак карарга киленде. Проект кысаларында паркта йөгерү, велосипед юллары, тротуарлар, чәчәк түтәлләре, автомобильләр өчен тукталу урыннары һ.б. булдырылачак. Әлеге эшләр өчен 6,1 миллион сум акча бүленгән.

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Читайте нас