+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 июнь 2017, 10:04

Җир – Геройларга!

РИА "Новости" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Дәүләт думасы Советлар Союзы һәм Русия Геройларына җир бирү хакында закон проектын өченче укылышта кабул иткән. Әлеге яңалык Дан орденының тулы кавалерларына да кагыла.

"Дәүләт яисә муниципаль милектә булган җир, аукцион үткәрмичә генә, шәхси торак төзелешенә, шәхси ярдәмче хуҗалык, дача хуҗалыгы, бакчачылык алып бару өчен бирелә", — диелә закон текстында.

Шулай ук закон проектында ай саен акчалата түләү алган орден ияләренә дә җир бирү тәкъдим ителә. Әмма бу пункт әлегә яңа законда каралмаган.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас