Районга якын авылларның берсендә яшәүче сылу ул көнне шәһәргә поликлиникага барырга чыккан җиреннән гаип була. Бер айдан аның мәете генә табыла. Дүрт елдан соң, ниһаять, җаһилнең исеме билгеле булды.
Бу көнне кызны тукталыштан күптән түгел гаиләсе белән шушы авылга күченеп килгән 34 яшьлек Сергей Закиров утыртып алып китә. Ләкин Туймазыга барып җитәрәк, ул машинасын урман ягына бора. Аннары кыздан җенси мөнәсәбәткә керүне таләп итә. Кыз кычкыра, полициягә хәбәр итү белән яный башлый. Ир аны металл кисәге белән кыйный, аннары пычак кадый. Җансыз гәүдәне урманга яшереп, үз юлы белән китә.
Закировның җинаятькә кагылышы барлыгы ике елдан соң гына билгеләнә. Ул гаебен таныган.