+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 июнь 2017, 08:10

Урман шаулап үсә, лесник сатып эчә...

Белорет районында урман хуҗалыгы директоры вазыйфасын вакытлыча башкаручы һәм инженер урман хәзерләү белән шөгыльләнүче эшкуардан зур суммада ришвәт алганда тотылган.

Башта бизнесмен белән урман хуҗалыгы арасында 173 кубометр урман кисү турында килешү төзелә. Ләкин эшкуар кисү мәйданын арттырырга карар итә. Әлеге өчәү 280 кубометр өстәмә бүленгән күләм өчен рәхмәт рәвешендә 224 муң сум акча турында килешә. Бу акча директор белән инженер арасында бүленергә тиеш була.

Әмма 25 июнь көнне әлеге сумманы алып торганда аларны хокук сакчылары эләктерә. “Ришвәт алу” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас