+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 Июня 2017, 08:09

Һәйкәл ачылды

24 июньдә Тәтешле районы Юрмиязбаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, шулай ук тыл хезмәткәрләре, сугыш чоры балалары истәлегенә обелиск ачылды.

Һәйкәлгә 59 ир-егетнең исем-шәрифләре уелып язылган. Шушы кечкенә авылдан яуга киткән ирләрнең 29ы яу кырында ятып калган. Ә тыл хезмәткәрләре, сугыш чоры балалары күп булганлыктан, аларның исемнәре ташка түгел, ә Алтын китапка теркәлде.

Обелиск халыктан җыйган акчага төзелде.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Читайте нас