+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 июнь 2017, 13:00

Башыңа шкаф ишеге төшсә...

Стәрлетамак шәһәрендә студент кызның башына 8нче каттан шкаф ишеге килеп төшкән.

Ул көнне Валерия Болшеглазова ахирәте белән университеттан кайтып килгән була. Күпкатлы йорт яныннан узып барганда, кызның башына каты әйбер килеп төшә. Ул шкаф ишеге булып чыга.

- Без хатыным белән өйдәге иске әйберләрне ташларга булдык. Шкаф ишеген балкон тәрәзе янына терәтеп куймакчы идек. Ул кулдан ычкынып, төшеп тә китте, - дип аңлата хәлне ишек хуҗасы, 65 яшьлек пенсионер Павел Янгалов.

Баш мие селкенгән, гематомалар алган кыз мораль зыян өчен 500 мең сум түләүләрен сорый.
Читайте нас