Олег Яковлев төркемгә 1998 елда, Игорь Сорин киткәннән соң килә. Ул төркемгә яңа сулыш бирә, дисәң дә хата булмас.
Тамашачы аны "Тополиный пух" җыры белән үз итте. 2012 елда Олег "Иванушки"дан китә һәм үзаллы эшли башлый.
Матбугат чараларында 47 яшьлек җырчының үпкәсе ялкынсынып, реанимациягә эләгүе турында хәбәр булган иде инде. Бүген иртәнге җидедә Олег якты дөнья белән хушлашкан.
Аның моңлы һәм кабатланмас тавышы меңләгән тамашачы күңелендә озак сакланачак...