+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 июнь 2017, 07:43

Салават Юлаев проспектында - ремонт

“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” федераль проекты кысаларында Уфа агломерациясенең төп магистраль юлы – Салават Юлаев проспектында асфальтның тәге катламы салына башлады. Эшләр төнлә башкарыла. Ремонт июль азагына тәмамланачак.

Салават Юлаев проспектында 15 мең тонна тигезләнгән катлам һәм шул ук күләмдә өске катлам салыначак. Эшләр 15әр көн дәвамында башкарылачак.

Биредә 2 берәмлек асфальт салучы техника, 7 каток, 7 йөк машинасы һәм 25 кеше эшли. Магистральдә сәгатенә 250 тонна асфальт җитештерүче “Astec“ заводының катнашмасы кулланыла.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” федераль проекты кысаларында Уфада 29 урам һәм аварияләр еш теркәлүче 20 урын төзекләндереләчәк. Моннан тыш, светофорлар һәм юл билгеләре яңартылачак.
Читайте нас