+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 июнь 2017, 07:26

Уңайлылык өчен түләргә кирәк

Башкортстанда яңа җылыту сезонына әзерлек чорында “Уңайлылык өчен түләргә кирәк” акциясе үтә.

Суд приставлары идарә итү компанияләре белән берлектә милекне язып алу һәм аңа арест салу, хезмәтләр күрсәтүне туктату өчен бурычлыларга бара. Түләмәүчеләргә мәҗбүри түләттерүнең барлык чаралары кулланылачак, дип искәртә Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе.

Әйткәндәй, агымдагы елның биш аенда ресурс белән тәэмин итүче оешмалар файдасына 362 миллион сум кайтарылган. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк.
Читайте нас