+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 июнь 2017, 21:00

Үзәк сайлау комиссиясе — яңа составта

Республика Үзәк сайлау комиссиясенең яңа составы беренче утырышта яшерен тавыш бирү юлы белән комиссиянең элекке җитәкчесе Хәйдәр Вәлиевны яңа срокка сайлады. Чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Владимир Нагорный, сәяси партияләр рәисләре катнашты.

Хәйдәр Вәлиевның кандидатурасын яңадан сайларга Русия Үзәк сайлау комиссиясе тәкъдим иткән иде. Мондый карар Мәскәүдә сайлауны оештыручылар утырышында кабул ителгән. Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев Хәйдәр Вәлиевны намуслы һәм принципиаль кеше буларак билгеләде, “ул намуслы һәм сайлау нәтиҗәләре белән сайлаучылар да, күзәтүчеләр дә канәгать булсын өчен барысын да эшли”, — диде. Николай Булаев утырышта видеоэлемтә ярдәмендә катнашты.
Хәйдәр Вәлиев республика Үзәк сайлау комиссиясенә алдагы биш елда җитәкчелек итәчәк. Быел аның җитәк­челегендә Бердәм тавыш бирү көнендә Белорет һәм Бөре шәһәр­ләрендә, шулай ук Уфа районының Йоматау авыл советына депутатлар сайлау үтәчәк.
Утырышта Марат Гадилов комиссия рәисе урынбасары итеп сайланды, ә секретарь вазыйфасы элеккечә Марина Долматовада калды. Шушы көннәрдә Үзәк сайлау комиссиясе 2018 елның мартында үтәчәк сайлауларга әзерләнә башлаячак.
Билгеле булуынча, 14 майда Башкортстанда Үзәк сайлау комиссиясенең яңа составы расланган иде. Республика Башлыгы указы белән алты әгъза тәгаенләнде, Дәүләт җыелышы-Корылтай шулай ук алты әгъзаны билгеләде. Шул рәвешле, сайлау турында федераль һәм төбәк законнарына ярашлы, комиссиянең яңа составына хәлиткеч тавыш бирү хокукы булган 12 әгъза кергән.
Хәйдәр Вәлиев үзенә ышаныч күрсәтүләре өчен җые­лучыларга ихлас рәхмәтен җиткерде һәм алда, чыннан да, мөһим бурычлар торуын билгеләде.
Читайте нас