Республикада яңгырлар туктарга уйламый. Майда ул айлык күрсәткечләрнең 139 процентын тәшкил итте, язгы чәчәкләрне кар каплады.
Уфа епархиясенә караган чиркәүләргә йөрүчеләр яңгыр туктасын өчен махсус догалар укый башлый. Алар “Күкләр канцеляриясе” белән килешә алса, киләчәктә хаклар артуга чик куючы һәм башка шундый мәсьәләләрне чишүгә ярдәм итә торган догалар да табылыр дигән өмет бар.