Социаль челтәрләргә куелган күзәтү камерасыннан алынган видеоязмадан күренүенчә, карак битенә сакал ябыштырган булган. Бейсболка, кара күзлек кигән. Кулларына граната һәм пистолет тоткан. Курыккан кассир аңа акча биреп җибәрә.
Тикшерелмәгән мәгълүматлар буенча, карак 1 миллионнан артык акча алып киткән булырга тиеш.
Чыгу белән ул сакалын куптара башлый. Тизрәк машинага утырып китә.
Бу эш буенча тикшерү бара.