+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 июль 2017, 14:21

Төнге Уфа урамында атыш булган

Бүген төн уртасында Уфаның Революционный урамында халык ату тавышына уяна.

Бу урамдагы 28нче, 30нчы йортларда яшәүчеләр әйтүенчә, башта ике егетнең кычкырышканы, ә аннары 15ләп ату тавышы ишетелә.

Чынлыкта исә, бернинди дә тавыш-гауга булмый. Бары тик ярыйсы гына исереп алган егетләрнең берсе, кызыкка күреп, һавага ата башлый. Аның кулындагы корал - травматик пистолет әтисенеке булып чыга.

Егеткә исерек килеш коралдан аткан өчен 100 000 сум штраф салынуы ихтимал. Әти кешегә дә коралны дөрес сакламаган өчен җәза биреләчәк.
Читайте нас