+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 июль 2017, 08:04

Татарстанда - мәтам

Татарстанның Зәй-Әлмәт юлында пассажир автобусы “КамАЗ” машинасы белән бәрелешкән, 14 кеше һәлак булган, алар арсында ике бала да бар. Янә 15 кеше җәрәхәтләнгән, аларның 5есе авыр хәлдә.

Автобус шоферы йөк машинасын узып китәргә булган, әмма аңа янә бер машина тагылганын күрмәгән. Бәрелешүдән автобусның тәгәрмәче чыгып очкан, ягулык багына ут капкан, ул ишек ягына ауган, идән һәм түшәм буйлап ялкын киткән, пассажирлар ут капканында калган.

Аларның исәннәре уттан чыккан, ашыгыч ярдәм килгәнче, бер-берсенә ярдәм күрсәтергә тырышкан. Әле алар республика дәваханәләрендә, үз аңында, бишесе авыр хәлдә.

Һәлакәт урынына белгечләр, каза күрүчеләрнең якыннары, психологлар килгән.

Татарстан Хөкүмәте һәлак булучыларның гаиләләренә - 1әр миллион сум акчалата ярдәм бүлә, исән калганнарына да акча бирелә.
Читайте нас