Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госмановка республика Журналистлар берлеге җаваплы секретаре Фәнил Кодакаев таныклык һәм билге тапшырды.
Рәсүл Үзбәк улы укучыларыбызга “Кызыл таң” гәзитендә дөнья күргән эчтәлекле әңгәмәләре, белгеч фикерләре, фәһемле язмалары һәм басмабызның акцияләрендә, башлангычларында беренчеләрдән булып актив катнашуы белән таныш.