Дәүләт башлыгының сурәте 2 мең фунт (якынча 4 АКШ доллары) акчада басылды. Шушы көннәрдә яңа акчаны Сүрия Үзәк банкы җитәкчесе Дурайд Дургам тәкъдим итте. Ул илнең берничә провинциясендә әйләнешкә кертелде.
Дурайд Дургам сүзләренә караганда банкноталар берничә ел элек басылган, сугыш булганлыктан әйләнешкә кертелми торган.
Моңа кадәр Сүриядә иң зур акча 1 мең фунт иде. Анда Бәшәр Әсадның 2000 елда вафат булган әтисе Хафиз әл-Әсад сурәте урнаштырылган.