Җәйнең беренче ае соңгы 35 ел эчендә иң яңгырлысы булды. Барлыгы 128 мм явым-төшем күзәтелгән — норманың 219 проценты.
Яңгырлы көннәрне метеорологлар Төньяк атлантика циклонының югары активлыгы белән аңлата.
Республиканың төньяк районнарында явым-төшем күләме 300-363 процентка җиткән, көньяк-көнчыгыш төбәкләрдә нормага якын булган.
Шул ук вакытта июнь салкын булды. Уртача температураның нормадан 2,1 градуска түбән булуы билгеләнгән.