Уфа видеооператоры биектән төшерүдә махсуслаша. Ул эшләрен сата. Фильмның икенче сериясендә "Ләлә-Тюльпан" мәчете кергән үзе төшергән кадрларны күреп, гаҗәпләнә Владимир.
Автор сүзләренә караганда, видеотасма стандарт лицензия буенча сатып алынган һәм бу аны бер генә тапкыр куллану һәм интернетта урнаштыру мөмкинлеге бирә.
Ә телевидениедә кадрларны киңәйтелгән лицензия алгач кына күрсәтергә мөмкин икән. Ул күпкә кыйммәтрәк тора.
Владимир Жилко үзенә хокукларын яклауда ярдәм итә алырдай тәҗрибәле юрист эзли.