+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 июль 2017, 11:56

Якташыбыз Марат Шәрипов - Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты

Рәсми рәвештә Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе ияләре ачыкланды. Бу хакта Премьер-министр А. Песошин 23 июньдә кул куйган карарда әйтелә.

Шунысы шатлыклы, Муса Җәлил исемендәге премиянең 2017 елдагы ияләре арасында якташыбыз, филология фәннәре кандидаты, "Рамазан" милли-агарту үзәге җитәкчесе, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Марат Шәрипов та бар.

Якташыбызга бу премия иҗтимагый-агарту эшчәнлеге алып барган һәм яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда зур өлеш керткән өчен бирелә.

Премиягә лаек булучылар арасында шагыйрь Рәмис Әймәт, К. Тинчурин исемендәге театр артистлары Артем Пискунов белән Резеда Сәлахова, "Иҗади яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы бар.

Билгеле булганча, әлеге премия ике елга бер бирелә. 2015 елда аңа "Идел" яшьләр үзәге, Луиза Янсуар белән Рөстәм Галиуллин, Эльмир Низамов һәм Александра Буховец ия булган иде.

Премиянең күләме — 200 мең сум.
Читайте нас