Галимнәр соңгы елларда Җир шарында температураның 0,5 градуска җылынуын ачыклаган.
Мондый күренеш койма яңгырларга, яшен яшьнәүгә, күк күкрәүгә, аномаль эссегә китерә.
Күрүебезчә, бу хәлләрнең барысына шаһит булдык. Былтыр Башкортстанда карбыз-кавыз үстерерлек эссе булса, быел дөге чәчмәле.
Үтә эссе дә, койма яңгырлар да зур мәшәкатьләр тудыра. Күптән түгел яңгырлардан соң Уфаның кайбер районнарын су басты.
Әлбәттә, Җир шарында табигатьтәге үзгәрешләр кешелекнең экологиягә биатарафлыгы, ашаган табагына төкереп каравы белән бәйле.