+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 июль 2017, 13:27

Юлчылардан 119 мең сум түләткән

Уфа дәүләт авиация техник университетының Ишембай филиалы профессоры Гали Вәлиев “Башкиравтодор” компаниясеннән 119 мең сум түләтүгә ирешкән.

Бу көнне ул, гадәттәгечә, “Ларгус” машинасында Стәрлетамактан Ишембайга барырга чыга.

Кинәт юлында комташ тавы хасил була — баксаң, юлчылар ремонт эшләргә җыенган икән.

Беренче өемне ул исән-имин үтә, аның артыннан икенче, өченче өемнәр барлыкка килә... Автомобиль комташлы юлда тегендә-монда бәргәләнә башлый һәм чак кына әйләнми кала.

Нәтиҗәдә, машинаның амортизаторы, радиаторы һәм алгы өлеше нык зыян күрә.

Гали Вәлиев шунда ук вакыйга урынын фотога төшерә, аннары ЮХДДИ хезмәткәрләрен чакыра. Машинаның видеотеркәү белән җиһазландырылуы да ярдәм итә.

“Башкиравтодор” юристлары бу хәлдә гаепсез булып калу өчен ни генә эшләми. Ахыр чиктә республика Югары суды Вәлиев яклы була һәм 119 мең сум компенсация түләтү турында карар чыгара.

Ике ел барган низагка шулай нокта куела.
Читайте нас: