+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 июль 2017, 07:23

Уфада сынган агач машина өстенә ауган

Көчле җил мәшәкатьләр тудырудан тыш, кесәгә дә сугарга мөмкин. Уфада Пархоменко урамында җилдә сынган агач җиңел автомобиль өстенә ауган.


Гадәттә, Матбугат йорты тирәсендәге бу урында ЮХХДИ инспекторлары тора. “Корыч ат”ларны юл читендә билгеле көннәрдә генә калдырырга ярый. Шуңа күрә, автомобильләрне еш кына эвакуаторлар да алып китә. Ни аяныч, бүген инспекторлар да, эвакуаторлар да эшләми. Эвакуатор алып киткән булса, мөгаен, машина хуҗасы шатланган булыр иде. Чөнки төзекләндерү өчен күбрәк акча таләп ителчәк.
Читайте нас