+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 июль 2017, 06:50

Алты шәһәрдә төзекләндерү эшләре башланды

“Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” өстенлекле проектында катнашучы Башкортстанның егерме өч шәһәренең алтысында (Нефтекама, Сибай, Белорет, Дүртөйле, Учалы һәм Яңавылда) ихаталарны һәм җәмгыять биләмәләрен төзекләндерү эшләре башланды.

Калган муниципалитетларда конкурс уздыру тәртибе тәмамлана һәм төзекләндерү эшләренә әзерлек алып барыла.
Төзекләндерелүче объектларда онлайн режимда эш сыйфатын һәм тәмамлану вакытын күзәтү өчен видеокамералар урнаштырыла.
Моннан тыш, барлык ихата һәм җәмгыять биләмәләрендә объектта башкарылган эш төрләре, хакы һәм подрядчы оешмаларның телефоннары белән мәгълүмат тактасы куелырга тиеш.

2018 елдан башлап өстенлекле проектта республикада халкы меңнән күбрәк булган поселок һәм шәһәрләр катнашачак.
Уфа һәм Нефтекама шәһәрләре ихаталарында урнаштырылган видеокамералардан эш барышын карау өчен maps.ufanet.ru сайтына кереп, өске панельдә шәһәрне сайларга һәм картада “Ихата ремонты” категориясен билгеләргә кирәк.
Сибайда алып барылган эш барышы белән шәһәр сайтында “Шәһәр мохите” бүлегендә танышырга мөмкин. Виеокамерага сылтанма: https://sibay.bashkortostan.ru/activity/32351/.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас