+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 июль 2017, 08:10

Җир яныннан эре астероид үтеп китәчәк

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 11 июльдә Җир яныннан эре астероид очып үтеп китәчәк.

-- Аның иртәрәк үтеп китү мөмкинлеге дә бар, -- ди Уфа обсерваториясе белгече Владилен Санакоев.
МС4 астероидының диаметры 250 метрны тәшкил итә. Әлеге һава җисеме сәгатенә 75 километр тизлек белән үтеп китәчәк.

Җирдән ул 2,9 миллион километр ераклыкта узачак. Галимнәр МС4 Җиргә килеп төшкән очракта, ул бер ил чикләрендә генә зыян салырлык дәрәҗәдә, дип бәяли.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас