Тикшерү ачыклавынча, 2015 елның декабрендә гаепләнүчеләрнең берсе җинаять төркеме булдыра. Анда биредә эшләп киткән һәм ул вакытта эшләп йөрүче хезмәткәрләр дә катнаша.
Җинаятьчеләр, складтан кыйммәтле эксклюзив детальләрне урлап, башта аларны цехтагы яшерен урында тота. Аннары водительләр аларны эш машинасында завод территоириясеннән чыгарышырга ярдәмләшә. Нәтиҗәдә, 2,1 миллион сумлык продукция урлана һәм аны сату планлаштырылган була.
Чираттагы 700 мең сумлык партияне урлаган вакытта караклар кулга алына.