+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 июль 2017, 07:36

Башкортстаннан чакырылган солдат һәлак булган

Безнең республика өчен аянычлы хәбәр: Амур өлкәсендәге Свободный шәһәрендә урнашкан хәрби частьта хезмәт иткән Башкортстаннан чакырылган солдат яңгырлы көндә үткәрелгән электр эшләре вакытында һәлак булган.

Мәрхүмгә 22 яшь була. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул өч хезмәттәше белән башнялы кранда эшли. Кызганычка каршы, кран угы электр чыбыкларына якын куела. Шуның нәтиҗәсендә пәйда булган электр дугасы яшь солдатның үлеменә китерә, ә иптәшләре җәрәхәтләр ала.
Уфаның хәрби комиссариатында хәрбинең үлеме фактын расладылар. Аның гәүдәсен атна ахырында самолетта кайтарачаклар.
Читайте нас