Былтыр хокук сакчылары урындагы бер кеше шалтыратуы буенча Кристо-Рэйга килгән. Анда алар берничә йөк машинасы тулы җинаятьчеләрнең бер яшь егетне урлавының шаһиты булган. Ләкин болар, ярдәмгә килер урында, вакыйга урыныннан качкан. Бу хәл бер кибет видеокамерасына төшерелгән. Гадәттәгечә, ролик Интернет челтәренә таралган. Нәтиҗәдә, әлеге хокук сакчылары кулга алынган. Куркак полиция хезмәткәрләрен 27 елга хөкем иткәннәр.