+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
19 июль 2017, 09:09

Үзебезгә каламыни инде?..

Уфа шәһәренең Дим бистәсендә яшәүчеләр үз акчаларына юл төзекләндергән.

Тихая урамына су үткәргәндә юл йөремәслек хәлгә килеп җимерелә. Халык юлны төзекләндерүләрен сорап кая гына мөрәҗәгать итсә дә, җавап бер була: “Көтегез!” Әмма кешеләр озак көтеп тормый, акча җыеп, комташ сатып ала. Район хакимияте техника һәм эшчеләр белән ярдәм итә. Тиздән асфальт юл барлыкка килә.
Биредә яшәүчеләр үз акчаларына башка төзекләндерү эшләрен дә башкармакчы. Түрәләр моңа өйрәнеп кенә китмәсен иде инде...
Читайте нас