Шимбә көнне Уфада 24 градуска кадәр җылы булачак, әмма кыска вакытлы яңгырлар явачак. Ә якшәмбе - 25 градус җылылык, явым-төшемсез! Су коенырга да мөмкин.
Уфа тирәсендәге елга-күлләр генә канәгатьләндерми икән – киттек Инҗәргә! Анда ял көннәрендә 22 градус җылы булачак, әмма кыска вакытлы яңгыр явачак.
Павловкага барудан тыелып торырыбыз, ахрысы – анда яңгыр явачак, җил дә секундына сигез метрга кадәр җитәчәк. Җылылык 23 градус тәшкил итәчәк.
Иң рәхәте авылда – яңгыр яумаса, самавыр шомырт төбендә, яуса – йорт түрендә. Күңелле яллар!