Ил башлыгы Мәскәү Хельсинки төркеменә нигез салучы, хокук яклаучы Людмила Алексееваны 90 яше белән котлады. Шул очрашуда ул Алексеевага Изместьевны ярлыкарга вәгъдә иткән, ләкин моның өчен вакыт таләп ителәчәк, дигән.
Башкортстаннан элекке Федерация Советы әгъзасы Игорь Изместьев Мәскәү шәһәр суды тарафыннан 2010 елның декабрендә гомерлеккә төрмәгә хөкем ителгән иде. Ул кешеләр үтерүне оештыруда, Чиләбе өлкәсендә типографиягә ут төртүдә һәм Уфада автомобиль шартлатуда, шулай ук, салым түләүдән читләшүдә һәм федераль иминлек хезмәткәренә ришвәт бирергә маташуда гаепләнә.