+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 июль 2017, 12:35

“Кашкадан” паркы реконструкциягә ябыла

Уфаның Сипайлово бистәсендә урнашкан “Кашкадан” ял паркы быел көзен реконструкциягә ябылачак.

Башкала хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ял паркы “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль программасы кысаларында ремонтланачак.

Яңа парк проектын Мәскәүнең консалтинг бюросы эшләячәк. Балалар шәһәрчеген һәм аттракционнар зонасын башка урынга күчерү планлаштырыла, сәхнә амфитиатр рәвешендә эшләнәчәк, күл буена платформалар урнаштырылачак, агачлар утыртылачак.

“Кашкадан” паркын төзекләндерү эшләре өч этапта башкарылачак: 1нче этап –2017, 2нче этап – 2018, 3нче этап 2018-2022 елларны үз эченә ала.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас: