1989 елда ул СССР Берләштерелгән кооперативлары берлеге вице-президенты, 1990 елда РСФСРның халык депутаты була. Тарасов - беренче совет миллионеры. 1989 елда ул җитәкчелек иткән “Техника” кооперативы карары белән аңа өч миллион сум хезмәт хакы тәгаенләнә. Аннан барлык салымнар, шул исәптән баласызлык өчен салым түләнә.
1996 елдан Тарасов “Яблоко” партиясе әгъзасы була.