+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 июль 2017, 11:15

Бала таптаткан водитель кулга алынды

Кичә Дәүләкәннең Элеватор урамында бер йөк машинасы астында дүрт яшьлек малайның гомере өзелде. Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе хәбәр итүенчә, вакыйга урыныннан качкан водитель кулга алынган.

Ул 40 яшьлек Ырынбур кешесе булып чыккан. Арбалы “КамАЗ” машинасын Әлшәй районында туктатканнар. Эксперт-криминалчылар баланы нәкъ шушы йөк автомобиле таптатканын дәлилләгән.
Машина махсус тукталышкан илтелгән. Җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас