Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның сәламләү сүзе белән ачыла.
Басмада татар конгрессының чирек гасыр тарихына багышланган очерклар, истәлек-хәтирәләр, күпсанлы фотодокументлар урын алган. Шулай ук китапта конгресс эшчәнлегенә карата фикерләр дә тупланган.
Китапның автор-төзүчесе — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләүче мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре, танылган журналист Мөнирә Сәгыйдуллина.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.